ТВОРЧЕСКОЙ ГРУППЕ – ГРАНТ – ИҖАТ ТӨРКЕМЕНӘ – ГРАНТ

15.07.2013

Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды иң яхшы фәнни проектларга конкурс игълан иткән иде. Шатланып хәбәр итәбез: грантка лаек булган җиңүчеләр исемлегендә Татарстан галимнәре дә бар. Мәртәбәле экспертлар комиссиясе тарафыннан КДЭУның югары математика кафедрасы профессоры, физика-математика фәннәре докторы Айрат Ситдыйков җитәкчелегендәге төркеме хезмәтенә югары бәя бирелгән.

- Проектны интернет аша җибәрдек, - ди галим. – Ул кире кагылмады. Яңа эшчәнлек юнәлеше буларак кабул ителде. Тикшеренүләрне дәвам итү өчен финанслау каралды. Сумма зур булмаса да, хәзер халыкара фәнни конференцияләрдә катнашу, чит ил галимнәре белән аралашу мөмкинлегебез бар.

Тикшеренү темасына килгәндә, табигатьтәге көчле тәэсир итешүче системаларның теориясе әлегәчә тиешенчә өйрәнелмәгән. Бу – көн үзәгендәге мәсьәлә. Моның белән нигездә элементар кисәкчекләр физикасы һәм кырның квант теориясе белгечләре шөгыльләнә.

Бу уңайдан доктор Айрат Ситдыйков белән физика-математика фәннәре кандидатлары Айрат Хәмзин, Александр Никитин, Марат Әүхәдиев тәкъдим иткән тема: “Нуклоннар системасының аксиоматик нигезен төзү һәм суперсайлау кагыйдәләре ярдәмендә аларның гомуми үзенчәлекләрен өйрәнү.” Әлеге юнәлеш буенча менә беренче адымнар ясала. Моның төп асылы, Айрат Сәлим улы билгеләп үткәнчә, компактлы симметрия төркемен кулланып локаль эндоморфизмнар категориясен төзүгә кайтып кала. Бу исә система кисәкчекләре кырының алгебрасын беренчел принциплар буенча төзергә мөмкинлек бирә.

 

Творческой группе - грант

 

Российский фонд фундаментальных исследований объявил конкурс на самый лучший научный проект. Мы получили радостное известие: среди победителей, заслуживших грант есть и ученые из Татарстана. Авторитетная экспертная комиссия дала высшую оценку творческой группе под руководством профессора кафедры “Высшая математика” КГЭУ, доктора физико-математический наук Айрата Ситдикова.

- Проект стартовал в интернете – говорит ученый. – Он не остался незамеченным. Направление новой деятельности приняло новые формы. Для продолжения исследований потребовалось финансирование. Сумма не была большой, а участвуя в международной научной конференции, у нас появилась возможность встретиться с учеными из разных стран.

 

 



Views count: 1301